Биографиясе

1925 елның 1 гыйнвары, Алабуга кантоны Моркваши авылы, Алабуга районының хәзер юкка чыккан авылы – 1995 елның 11 ноябре, Коми Республикасы Сыктывкар шәһәре.

1 нче Бондюг урта мәктәбен, 1939 елда фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый, Бондюг поселогына (хәзерге Менделеевск шәһәре) эшкә килә.

1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 234 нче гвардия укчы полкында укчы (61 нче армиянең 76 нчы укчы дивизиясе). Үзәк, 3 нче Балтыйк буе һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә – 1943), Белоруссия, Рига (икесе дә – 1944) һәм Варашава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Мысы авылы (Украина ССРның Чернигов өлкәсе Репкин районы) янында Днепр елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. 1943 елның 28 сентябрь төнендә сугышчылар төркеме белән бергә елганы кичеп, плацдармны басып ала, дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша, үзе дошманның 10 солдатын юк итә.

Сугыштан соң армиядә хезмәтен дәвам итә.

1948 елда демобилизацияләнә. Алабуга педагогия училищесен тәмамлаганнан соң, Бондюжский Завод поселогында (хәзерге Менделеевск шәһәре) 4 нче мәктәптә укыта. 1963 елдан шәһәр тибындагы Железнодорожный поселогында (Коми АССРның Княжпогост районы) Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет Билгесе» орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрендә Геройлар аллеясында бюстлары куелә.

Менделеевск урамына аның исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 214, 215, 223, 853;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 141.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина