Биографиясе

1930 елның 26 августы, Әлмәт районы Югары Мактама авылы – 1994 елның 8 августы, Казан шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1954).

1954–1994 елларда «С.М.Киров исем. ясалма каучук заводы» фәнни-җитештерү берләшмәсендә: мастер, цех башлыгы урынбасары, башлыгы, Казан ясалма каучук заводы директоры (1965–1987); 1962–1965 елларда партия комитеты секретаре.

З.З.Сафин яңа махсус ясалма каучуклар һ.б. полимер материаллар эшләүдә уникаль производстволар булдыруга өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә техник яктан яңартып кораллану хисабына (өстәмә капитал салудан башка) кызуга чыдам силикон кремний-органик каучуклар җитештерү куәте проектта каралганнан 4, шул каучуклар нигезендә силикон резина катнашмалар эшләү куәте 3 тапкыр арттырыла.

1976–1985 елларда 50 дән артык яңа технологияләр гамәлгә кертелә, 46 төр (шул исәптән 35 төр тармакта беренче буларак) продукция чыгару үзләштерелә; ял базасы, балалар учреждениеләре, санаторий-профилакторий, стационар поликлиника, Мәдәният йорты, Көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, 80 мең кв. м дан артыграк мәйданда торак йортлар төзелә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Герой исеме 11 нче бишьеллык (1981–1985) йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәү, җитештерүне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен бирелә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Фәнни-җитештерү берләшмәсенең административ бинасына мемориаль такта (1999), Әлмәт шәһәренең Геройлар аллеясында З.З.Сафинның бюсты (2005) урнаштырыла.

Әдәбият

Зрелость: Страницы истории Казанского завода синтетического каучука им. С.М.Кирова. Казань, 1986.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.