Биографиясе

1919 елның 23 октябре, Зөя өязе Тугай авылы – 2003 елның 6 ноябре, Зеленодольск шәһәре.

ФЗУ тәмамлаганнан соң (1934), Зеленодольск А.М.Горький исемендәге слесарьлык-ремонтлау заводында эшли.

1938–1980 елларда «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә слесарь-ремонтлаучы, мастер (Зеленодольск шәһәре).

Герой исеме 8 нче бишьеллык планны (1966–1970) үтәгәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.