- РУС
- ТАТ
Профсоюз эшлеклесе
1923 елның 16 марты, Спас кантоны Әҗмәр авылы – 2018 елның 15 гыйнвары, Казан.
Куйбышев педагогика училищесен (ТАССР, 1941), Казан югары партия мәктәбен (1961), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1964) тәмамлый.
1941 елда Бурят-Монгол АССРда авыл мәктәбендә укытучы.
1941–1945 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.
1946–1952 елларда Куйбышев районының Әҗмәр авылында укытучы (бүленеп: 1947–1948 елларда ВЛКСМның Куйбышев район комитеты 1 нче секретаре).
1952–1957 елларда КПССның Куйбышев район комитетында инструктор, бүлек мөдире, секретарь булып эшли. 1961–1962 елларда Татарстан өлкә комитеты инструкторы. 1962 елда КПССның Минзәлә район комитеты 1 нче секретаре. 1962–1965 елларда Питрәч колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең партия комитеты секретаре. 1965–1971 елларда КПССның Актаныш район комитеты 1 нче секретаре. 1972–1984 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе. 1963–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.