Биографиясе

1937 елның 17 июне, Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылы – 2016 елның 28 ноябре, шунда ук.

Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1970).

1967–2008 елларда Алексеевск районының «Родина» колхозында эшли: бригадир (1967 елдан), партия комитеты секретаре (1970 елдан), рәис (1972–2003).

К.М.Сафин җитәкче булганда, 1,5 мең баш мөгезле эре терлек өчен бина, 125 фатир, урта мәктәп, 2 клуб, бөртекле ашлыкны сортларга аеру буенча 3 линия төзелә; Юеш Көрнәле, Бутлеровка авылларына газ кертелә; юлларга асфальт салына.

1972–2002 елларда ит җитештерү 97,1% ка, сөт – 128,5% ка, бөртекле ашлык 125,1% ка арта. 2003 елда бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 60,3 ц га, еллык савым һәр сыердан уртача 6141 кг га җитә.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.