Биографиясе

1967 елның 29 гыйнварында Азнакай шәһәр тибындагы поселогында туган.

1991 елда И.М.Губкин исем. Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлый.

1985 елның апреленнән Совет Армиясе сафларында.

Төркестан хәрби округындагы гаскәри разведканың Термез уку-укыту үзәгендә әзерлек үтә. 1985 елның 1 августыннан Әфганстан Демократик Республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә өлкән разведчик, 201 нче Гатчина мотоукчы дивизиясенең Ченстохов полкында 149 нчы гвардия мотоукчы разведка ротасының күзәтү взводы командиры урынбасары.

1985 елның 16 октябрендә Андараб үзәне Баглан провинциясенең көньягындагы операциядә полк командирының дошман штабының яшерен документларын кулга төшерү заданиесен үтәгәндә батырлык күрсәтә: И.Д.Сафин тәрҗемәче А.Х.Холтураев белән бергә ут астында кала; сугыш кырыннан яралы иптәшен алып чыга; өстәмә көчләр килгәнче сугышны дәвам итә. Сугыш барышында дошманның ике ут ноктасын юк итә. 1986 елның 22–23 августында Кокари-Шаршари (Герат провинциясе) районы ныгытмасын штурмлаганда батырлык күрсәтә: гомерен куркыныч астына куеп, дошманның ут ноктасын юк итә. Сугышта каты яралана.

1993–1995 елларда Әфганстан ветераннары берлеге рәисе урынбасары, бер үк вакытта, 1994–1995 елларда, Россиянең Әфган сугышы инвалидлары фонды рәисенең 1 нче урынбасары (Мәскәү). Ветераннар оешмасы эшләрен координацияли һәм Әфган сугышы ветераннарын һәм инвалидларын социаль-көнкүреш, хокукый һәм медицина-психологик тернәкләндерү мәсьәләләре буенча берләштерелгән эксперт советы белән җитәкчелек итә.

Мәскәү хәрби хезмәт инвалидларын социаль яклау фондын оештыручы һәм башкарма директоры (1996 елдан). Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре хөкүмәт башлыклары Советы каршындагы сугышчы-интернационалистлар эшләре комитеты киңәшчесе (2006).

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Латыпов Т. Наш земляк – Герой России // Время и деньги. 2010. 13 янв.