Биографиясе

1932 елның 28 ноябре, Красноярск краеның Төньяк Енисей районы Вельмо-2 поселогы – 2001 елның 23 сентябре, Казан шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1955).

1955–1966 елларда Казан резина-техник эшләнмәләр заводында эшли: механик, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод комитеты рәисе, партия комитеты секретаре, баш инженер. КПССның Казандагы Идел буе район комитеты (1966–1969), КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты 1 нче секретаре (1969–1982).

1982–1985 еларда ТАССР Министрлар Советы рәисе. 1985–1991 елларда Бөтенсоюз углеводород чималлары фәнни-тикшеренү институты директоры.

1991 елдан Татарстан-Швейцария уртак предприятиесе генераль директоры.

1967–1990 елларда ТАССР Югары Советы, 1980–1990 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.