Биографиясе

1900 елның 26 октябре, Сембер губернасы, Буа өязе Мөчәли авылы – 1973 елның 24 феврале, Куйбышев өлкәсенең Отрадный шәһәре.

1917–1921 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнаша.

Хезмәт эшчәнлеген 1921 елда «Грознефть» нефть чыгару идарәсендә бораулаучы булып башлый. 1929 елдан «Сызраньнефть» бораулау конторасында эшли, 1939 елдан Ставрополь нефть разведкасында, 1949 елдан «Куйбышевнефтеразведка» трестының 2 нче турбиналы бораулау конторасында, 1954–1957 елларда «Куйбышевнефть» җитештерү берләшмәсенең «Первомайнефть» тресты нефть промыселларында. Бораулау конторасындагы барлык катнаш белгечлекләрне өйрәнә.

1950 елларда, беренчеләрдән булып, скважинаны забойны су белән юдырып көч кулланулы-тизлекле режимда бораулый, шуның нәтиҗәсендә бораулау тизлеге 2,4 тапкыр, хезмәт җитештерүчәнлеге 50% ка арта, шактый чыгымнар экономияләүгә ирешелә.

С.Г.Сабирҗанов җитәкләгән бригада ай саен җитештерү планын арттырып үти, квалификацияле бораулаучылар әзерләү мәктәбенә әйләнә. Чимкент (Казахстан ССР), Оренбург, Чусовские городки (Пермь өлкәсе), Мухановск, Жигулёвск, Сызрань (Куйбышев өлкәсе) нефть чыганакларын ачуда һәм үзләштерүдә катнаша.

Герой исеме нефть чыгаруда, яңа нефть чыганакларын һәм нефть скважиналарын бораулауда ирешкән уңышлары өчен бирелә.

КПССның XX съезды делегаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Отрадный шәһәренең Мактаулы гражданы; бер урам аның исеме белән атала, С.Г.Сабирҗанов яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Әдәбият

Бахницкий С. Они добывают нефть: Рассказы о промыслах «Ставропольнефти» и их лучших людях. Куйбышев, 1948.