Биографиясе

1932 елның 29 марты, БАССРның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылы – 2015 елның 9 марты, Казан шәһәре.

«Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын (1955 ел), СССР Халык хуҗалыгы академиясенең Халык хуҗалыгы белән идарә итү институтын (1983 ел) тәмамлый.

1955–1965 елларда «Әлмәтбораулаунефть» трестында: 2 нче бораулау конторасында бораулаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, бүлек башлыгы урынбасары (1960–1964 еллар), партком секретаре (1964 елдан). КПССның Әлмәт шәһәр комитеты 2 нче секретаре (1965–1968 еллар).

1968–1981 елларда «Востокмонтажгаз» (Әлмәт шәһәре) тресты башлыгы. 1971 елда Уренгой–Помары–Ужгород газүткәргеченең Төмән өлкәсендәге 75 километрлы участогын салуда трестның уңышлы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1969 елның ноябрендә трестка Оренбург газ конденсаты чыганагын җиһазландыру йөкләнә. Бер үк вакытта, 1979 елдан, М.Г.Сабиров Шибирган провинциясендә Әфганстан – СССР газүткәргечен салу эшләре белән җитәкчелек итә (1980 елда икенче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә).

1981–1984 елларда «Татнефтестрой» җитештерү берләшмәсе җитәкчесе. 1984–1989 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, 1989–1991 елларда  – рәисе, 1991–1995 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Республиканың нефть сәнәгате үсешенә, нефтьчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә.

М.Г.Сабиров ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган дәвердә Татарстанда юллар, күперләр төзү программасы тормышка ашырыла, Займище тимер юл станциясе янында Идел аша автомобиль күпере (1989 ел), нефть химиясе объектлары, КамАЗ предприятиеләре комплексы төзелеше тәмамлана.

М.Г.Сабиров ТАССР Министрлар Советы рәисе һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры булып эшләгән елларда иҗтимагый-сәяси һәм социаль-иктисади стройның асылын тамырдан үзгәртеп кору шартларында хакимият тарафыннан сәнәгать, авыл хуҗалыгы секторы, сәүдә системасы, социаль-мәдәни блок оешмалары һәм учреждениеләренең җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү буенча чаралар, авылларга газ кертү программасы башкарыла, автомобиль юллары төзелә, Саескан тавы янында Кама елгасы аша күпер төзелеше башлана.

РСФСР Югары Советы депутаты сыйфатында М.Г.Сабиров Советлар чорыннан соңгы Россиядә дәүләт төзелеше мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү һәм фикерләшүдә катнаша (РСФСР Конституциясенең 6 нчы һәм 7 нче маддәләрен гамәлдән чыгару һ.б.).

1990 елның августында «Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация»не әзерләүдә һәм кабул итүдә катнаша; 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцин, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе В.С.Черномырдин, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев белән бергә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә»гә кул куя.

В.С.Черномырдин һәм М.Г.Сабиров Татарстан Республикасында хәрби төзелеш, хәрби-сәнәгать комплексы, бюджет, таможня, финанс, нефть, Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлеге һ.б. турындагы хакимиятара килешүләргә шартнамә нигезендә кул куялар.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын, Бөтендөнья татар конгрессын (беренче корылтаен уздыру буенча оештыру комитеты рәисе) булдыруда актив катнаша.

1985–1990 елларда ТАССР, 1990–1995 елларда РСФСР Югары Советы депутаты; Россия Федерациясе Дәүләт Думасында автономияле республикалардан сайланган депутатлар төркеме җитәкчесе; 1995–2000 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы (1999 елга кадәр).

1994–1995 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы. 2000 елдан «Туган җир» Татарстан халыклары тарихи-мәдәни мирасы республика иҗтимагый фонды президенты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе», Дуслык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Термообработка сварных соединений в полевых условиях. Альметьевск, 1979.

Основные направления экономического и социального развития Республики Татарстан в соответствии с новой Конституцией Республики Татарстан. Казань, 1980.

Три поры: Воспоминания, выступления, интервью. Казань, 2006.

Строители нефтяного края. Казань, 2008.

Автор – Г.С.Сабирҗанов