Биографиясе

1920 елның 7 июле, Казан шәһәре – 1999 елның 30 апреле, шунда ук.

Казан университетында (1936 елдан), Казан авиация институтында (1946 елдан), Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында (1951–1999 еллар) эшли.

Герой исеме бердәм гомумгаскәри радиолокацион тану системасын булдыруда катнашканы өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.