- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1983 ел)
1923 елның 29 ноябре, Тәтеш кантоны, хәзер Тәтеш районы Зеленовка авылы – 2021 елның 29 августы, Лаеш районы Дятлово авылы.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын (1945 ел), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1960 ел) тәмамлый.
1939–1948 елларда Тәтеш районында: машина-трактор станциясендә слесарь, агроном, КПСС район комитеты инструкторы (1947 елдан).
1948–1985 елларда Лаеш районында: Иске Пристань поселогында җидееллык мәктәп директоры, КПССның район комитетының оештыру бүлеге мөдире (1956 елдан), «Комсомольский» совхозында партком секретаре (1957 елдан), директор (1962 елдан).
М.И.Романычев җитәкчелек иткән елларда совхозда һәр сыердан еллык савым 1825 кг нан 3660 кг га кадәр, бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 5,7 ц дан 17 ц га кадәр арта, авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләрен җитештерүдә хезмәт чыгымнары кими.
Елына 500 т кош ите җитештерә торган фабрика, 200 башка исәпләнгән бозаулар торагы, 4200 кв.м торак, 2 клуб, балалар бакчасы, ашханә, хастаханә, мунча төзелә.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.