Биографиясе

1917 елның 6 ноябре,  Казан губернасы, Лаеш өязе Ташкирмән авылы – 2001 елның 24 декабре, Казан шәһәре.

Казан педагогика институтын (1940 ел), Чиләбе танк училищесен (1942 ел) тәмамлый.

1934–1936 елларда Юртыш башлангыч мәктәбендә (Дөбъяз районы), 1936–1938 елларда Пәрәү урта мәктәбендә (Лаеш районы) укыта.

1944–1952 елларда – КПССның Минзәлә, 1957–1960 елларда Лаеш район комитеты 1 нче секретаре.

1952–1957 елларда Эшче депутатларның Әгерҗе башкарма комитеты рәисе.

1960–1966 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре; бер үк вакытта, 1963–1966 елларда, ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары – КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Партия-дәүләт контроле комитеты рәисе.

1966–1983 елларда ТАССР Халык контроле комитеты рәисе.

М.М.Рапеев эшчәнлеге вакытында халык контроле органнары барлыкка килә. Алар социаль-икътисади үсеш планнарын үтәүне контрольдә тоту буенча, дәүләт тәртибен бозуны, хуҗалык эшләрендәге тәртипсезлекләрне, дәүләт милкен урлауны һ.б.ны булдырмау өлкәсендә эш алып баралар.

1959–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов