Эчтәлек

Биографиясе

1893 ел, Ярославль губернасы – ?

Сәнәгать академиясе тыңлаучысы (Мәскәү, 1928–1931 еллар). 1900 еллар башыннан Санкт-Петербургта яши, слесарьлык-суүткәргеч торбаларны төзәтү остаханәсе өйрәнчеге. 1914 елда Петроград су үткәрүчеләр берлеген оештыруда катнаша.

Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң кулга алына, соңрак сугышка җибәрелә.

1915–1917 елларда Петроград, Мәскәү, Урал, Харьковта була.

1917 елның апреленнән Мәскәүдә, завод комитеты секретаре, Замоскворечье район советы рәисе, Мәскәү шәһәр советы президиумы әгъзасы.

1923–1926 елларда Казан шәһәре Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлар советы рәисе, ТАССР ҮБК Президиумы әгъзасы.

1926–1927 елларда Ташкентта СССРның Урта Азия буенча Хезмәт халык комиссариаты вәкиле, 1927–1928 елларда «Лакокраска» тресты идарәсе рәисе урынбасары. 1931 елдан Түбән Новгород шәһәрендә «Красное Сормово» заводы директоры урынбасары.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов