Биографиясе

1925 елның 17 марты, Казан шәһәре – 1999 елның 13 марты, шунда ук.

Ярославль хәрби училищесен (1944 ел), Казан авиация институтын (1960 ел) тәмамлый.

1951–1999 елларда Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында эшли, баш технолог (1962–1969 еллар), директорның җитештерү буенча урынбасары (1969–1989 еллар).

Ю.У.Рәхмәтуллин җитәкчелегендә илнең 29 предприятиесендә радио аппаратлары җитештерүнең заманча технологияләре, шул исәптән контактлар мәйданчыгы ачык булган күп катламлы платалар, платаларга дымнан саклаучы тишемләнгән пленкалар пресслау технологиясе һ.б. эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Ленин бүләге «Пароль» яңа радиолокацион тану системасын эшләгәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.