Биографиясе

1963 елның 5 июне, Оренбург өлкәсенең Куандык районы Бозаулык авылы – 2009 елның 28 июле, Медногорск шәһәре.

Медногорск һөнәр училищесен тәмамлый (1942 ел).

1948–1949 елларда һөнәр училищесендә производствога өйрәтү мастеры; 1949–1973 елларда «Медногорск бакыр-күкерт комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Оренбург өлкәсе) горновой, өлкән горновой, 1973–1994 елларда слесарь-сантехник, 1994–1997 елларда кладовщик.

Герой исеме төсле металлургиядә ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Медногорск шәһәренең мактаулы гражданы (1979 ел).

Әдәбият

Альтов В. Медногорск. Челябинск, 1989.

Россовский В.П. Герои Труда: Биогр. справ. Калуга, 1999.

Металлурги Урала: энциклопедия. Екатеринбург, 2001.