Биографиясе

1940 елның 14 марты, Алабуга районы Мальцево авылы — 2023 елның 15 гыйнвары, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1965).

1955–1959 елларда Братск ГЭСы төзелешендә эшли.

1965–1971 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында.

1971–1999 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының туфрак саклаулы игенчелек лабораториясе мөдире.

1999 елдан ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ландшафт профилендәге «Чулпан» дәүләт табигый заказнигы директоры.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге агроландшафтлы адаптив игенчелек системасының теоретик нигезләрен эшләгәне һәм җитештерүгә керткәне (Биектау районының «Чулпан», Арча районының «Игенче» күмәк предприятиеләре мисалында) өчен бирелә.

СССР ВДНХсының бер алтын, ике көмеш медале белән бүләкләнә.