- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, ТРның, РФнең атказанган машина төзүчесе (1993, 1996)
1946 елның 28 апрелендә БАССРның Дәүләкән шәһәрендә туа.
1968 елда Урал политехник институтын тәмамлый (Свердловск шәһәре).
1969–1972 елларда Ангарск химия комбинатында эшли.
1972–1973 елларда Уфа приборлар төзү заводы мастеры.
1973–1982 елларда Татарстан «Радиоприбор» ҖБнең Лениногорск филиал ында: цех башлыгы урынбасары, җитештерү-диспетчерлык бүлеге башлыгы, директор урынбасары.
1982–2001 елларда «Әлмәт насослар заводы» («Әлнас») АҖнең генераль директоры.
2001–2007 елларда «Әлмәт насослар заводы» («Әлнас») АҖнең директорлар советы рәисе.
Прошечкин завод үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, электр насосларын, комплектлы төяү җайланмаларын (СССРда беренче тапкыр) эшләп чыгару күпкә арта, аларны серияләп җитештерү җайга салына, «ALNAS» — Әлмәт насослары сәүдә маркасы теркәлә.
2 нче дәрәҗә Бөек Пётр ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Альметьевский насосный завод: 20 лет пути (1978–1998). Альметьевск, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.