Биографиясе

1924 елның 4 феврале, Спас кантоны, хәзер Әлки районы Хлебодаровка авылы — 1992 елның 27 мае, шунда ук.

Хезмәт эшчәнлеген 1940 елда ОСОАВИАХИМның Әлки районы бүлегендә инструктор булып башлый.

1953–1958 елларда Хлебодаровка авыл советы секретаре. 1958–1984 елларда Әлки районының «Салман» совхозында: бүлек идарәчесе, трактор-кырчылык бригадасы бригадиры.

Герой исеме бөртекле ашлык һәм терлек азыгы культураларын җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары һәм техниканы югары җитештерүчән кулланганы өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены , 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.