Биографиясе

1928 елның 17 гыйнвары, хәзер Белоруссия Республикасының Гомель өлкәсе Добруш районы Крупец авылы — 2004 елның 15 августы, Яшел Үзән шәһәре.

Ленинград хәрби-механика институтын тәмамлый (1955).

«Серго исемендәге завод» ҖБдә эшли: конструктор, баш технолог бүлегендә бюро башлыгы, баш технолог урынбасары, баш технолог, баш инженер (1969 елдан), директор (1975 елдан), генераль директор (1975–1980). 1980–1989 елларда «Прибор» ФҖБдә баш конструктор урынбасары (Мәскәү). Прохоренко заводның үсешенә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә предприятие үзгәртеп корыла (СССРда көнкүреш суыткычларын җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсенә әверелә).

Уйлап табуга 13 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге махсус билгеләнгән эшләнмәләрне камилләштергәне һәм аларны җитештерүдә алдынгы технологияләр булдырганы өчен бирелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале белән бүләкләнә.