Биографиясе

1906 елның 3 ноябре, хәзер Украина Республикасының Черкасск өлкәсе Золотоноша шәһәре — 1977 елның 11 гыйнвары, Чаллы шәһәре.

Киев инженерлык-мелиорация институтын тәмамлый (1934). 1934–1959 елларда «Мәскәү–Идел» каналы, Владивосток шәһәре объектлары, Таллин диңгез порты, «Куйбышевгидрострой» төзелешләрендә прораб, участок башлыгы булып эшли. 1959–1971 елларда Чаллы шәһәре оешмалары төзелешендә: 3 нче төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы (1965 елга кадәр), «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсендә баш технолог.

Герой исеме Идел ГЭС корылышында ирешкән уңышлары, электростанциянең монтаж җиһазлары һәм гидрокорылмалары төзелешендә алдынгы яңа алымнар эшләгәне һәм аларны гамәлгә ашырганы өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.