- РУС
- ТАТ
инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008), ТРның атказанган нефть химиясе белгече (2006)
1951 елның 12 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә туа.
Казан химия-технология институтын (1976), Мәскәү авиация институтын (2004) тәмамлый.
1976–1977 елларда Түбән Кама шин заводында өлкән мастер булып эшли.
1977–1987, 1997–2003 елларда «Түбәнкаманефтехим» АҖдә: өлкән мастер, цех механигы, берләшмәнең капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары, АҖнең генераль директоры ярдәмчесе, урынбасары (1998 елдан).
1987–1990 елларда «Петрокам» уртак предприятиесендә баш инженер, 1991–2003 елларда «Полифом» предприятиесенең генераль директоры урынбасары (Түбән Кама шәһәре).
2003 елдан «ТАИФ» АҖ генераль директоры урынбасары.
Уйлап табуга патенты бар.
Дәүләт бүләге җиңел углеводород чималын күкертле кушылмалардан бер стадияле чистарту процессын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.