- РУС
- ТАТ
инженер, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001)
1950 елның 27 августында Ютазы районы Ютазы авылында туа.
Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын (1976), Уфа нефть-техник университетын (2001) тәмамлый.
1968–1969, 1977–1988 елларда «Татнефть» ҖБнең «Иркеннефть» НГДУнда: слесарь, геолог, цех башлыгы, технология бүлеге башлыгы.
1969–1973 елларда Лениногорск промысел-геофизика конторасында радиоактив каротаж буенча техник, 1973–1975 елларда Оренбург геология экспедициясендә геофизик, 1975–1977 елларда Лениногорск промысел-геофизика конторасында инженер-оператор.
1988–2011 елларда Лениногорск катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә технология бүлеге башлыгы, баш инженер.
2012 елдан «Сәнәгать технологияләре»ндә проектлар җитәкчесе.
Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге эксплуатацияләү колоннасын саклау һәм яңадан торгызу өчен технологияләр һәм техник чаралар комплексын эшләгәне һәм сәнәгатьтә киң кулланышка керткәне өчен бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.