Биографиясе

1912 елның 3 октябре, Андреевское авылы, хәзер Смоленск өлкәсенең Ельнинск районы Леонидовский җирлеге Драгинино авылы составында — 1996 елның 10 ноябре, Чистай шәһәре.

Мәскәү политехникумын (1936), КПСС ҮК каршындагы ВКП(б) Югары партия мәктәбен (1941, 1958) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда «Бетонит» заводында (Мәскәү) эшче булып башлый.

1936–1937 елларда Чаллы шәһәре һәм Тәмте районы предприятиеләрендә техник җитәкче.

1937 елдан комсомол һәм партия эшендә: КПССның Лаеш райкомы 1 нче секретаре (1947 елдан), Чистай бүлеге мөдире (1952), Татарстан өлкә комитетында инструктор (1953 елдан), Чистай райкомының 1 нче секретаре (1954 елдан), Чистай шәһәр комитеты 1 нче секретаре (1956–1962, 1965–1983).

1962–1965 елларда ТАССРның Чистай колхоз-совхоз җитештерү идарәсендә партком секретаре.

Герой исеме бөртекле ашлык җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен бирелә.

 1963–1967 елларда РСФСР ЮС, 1951–1963, 1967–1980 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР ЮСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Герои Социалистического Труда Татарии. К., 1984. Кн. 1;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.