Биографиясе

1915 елның 21 июле, хәзер Волгоград өлкәсе Камышин шәһәре — 1969 елның 28 апреле, Казан.

Туган ягында тракторчы булып эшли.

1937 елның маеннан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче аерым танк полкы танкисты (48 нче һәм 8 нче гвардия армияләре). Брянск, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Елец һәм Малоархангельск юнәлешләрендәге (1943), Курск дугасында (1943), Чернигов-Припять (1943), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 5 сентябрендә Папюрке-Бутне (Белосток өлкәсе, хәзер Польша) торак пункты янындагы сугышта (танк экипажы белән бергә дошманның 10 нан артык солдатын юк итә, танкны, танкка каршы тупны сафтан чыгара).

1945 елның 18 гыйнварында Лодзь (Польша) шәһәреннән төньяк-көнчыгыштарак торак пункт янындагы сугышта (танкның яраланган механик-йөртүчесен алыштыра, 10 нан артык автоматчыны юк итә, берничә автомашинаны яндыра, 4 тупны һәм 2 миномётны сафтан чыгара).

1945 елның 10 апрелендә Ратшток (Германия) торак пункты янында дошман оборонасын өзгәндә (дошманның 20 дән артык солдат һәм офицерын юк итә, штурм тубын, танкка каршы 4 тупны сафтан чыгара) батырлык күрсәтә.

1965 елда запаска җибәрелә.

Горький тимер юлының Казан станциясендә эшли. Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор  — М.З.Хәбибуллин