Биографиясе

1925 елның 28 феврале, Киев — 2020 елның 25 мае, Казан.

1946 елда Казан университетын тәмамлагач, Казанда А.М.Горький Әдәби-мемориаль музеенда эшли, 1950 елдан директор урынбасары.

1964–1978 елларда ТАССР Дәүләт музеенда әдәби бүлек мөдире, директор урынбасары.

1978 елдан Казан университеты тарихы музее директоры.

Бөгелмә шәһәрендә Я.Гашек (1966), Козловка шәһәрендә Н.И.Лобачевский (Чуаш Республикасы, 1994), Казан университеты тарихы (1979) музейларын оештыручы һәм экспозицияләр авторы.

«Лев Толстой һәм Казан» («Лев Толстой и Казань», 2001), «Н.И.Лобачевский» (2003), «В.М.Бехтеревның тууына 150 ел» («В.М.Бехтерев. К 150-летию со дня рождения», 2007) һ.б. буклетларның төзүче-авторы.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Пьесы Горького на сцене Казанского драмтеатра в период революционного подъёма и первой русской революции // Горький в Татарии. К., 1961;

Векслин Носон-Бер Залманович // Возвращённые имена. К., 1990.

Әдәбият  

Королёв В. Центр притяжения // Казань. 2000. № 1.