- РУС
- ТАТ
инженер–җылылык энергетикасы белгече, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2003)
1948 елның 14 июнендә Казанда туа.
Мәскәү энергетика институтын тәмамлый (1976).
Хезмәт эшчәнлеген 1965 елда Казан авиация заводында слесарь булып башлый.
1973–1987 һәм 1992–2008 елларда «Татэнерго» АҖ филиалында — Казанның 3 нче ТЭЦында (2006 елдан «Генерирующая компания» АҖ филиалы) эшли: электрослесарь, котельный бүлеге машинисты ярдәмчесе, турбиналар белән идарә итүче үзәк җылылык щиты машинисты, смена башлыгы, казан-турбина цехы башлыгы, җитештерү-техника бүлеге инженер-конструкторы, сәнәгый агынты суларны термик эшкәртү цехы башлыгы.
1987–2008 елларда (бүленеп) «Урта Идел» зона органы Казанның 3 нче ТЭЦы буенча өлкән инженер-инспекторы, цех башлыгы.
1991–1992 елларда Казандагы «Кама» фәнни-җитештерү предприятиесендә производство башлыгы урынбасары.
Дәүләт бүләге югары басымлы казаннар өчен термик су әзерләүнең югары нәтиҗәле һәм экологик камил технологиясен эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.
Энергосбережения и водоподготовка // Энергетик. 2003. № 1 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.