- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 27 июне), лейтенант
1913 елның 15 гыйнвары, Казан — 1976 елның 13 сентябре, Ставрополь шәһәре.
1918 елда гаиләсе белән Зелёный Дол тимер юл станциясе поселогына күчеп килә: 14 яшеннән «Красный металлист» заводында электрик өйрәнчеге, 1929-1936 елларда Идел буе җиһаз-фанер комбинатында слесарь-электромонтер.
Ленинград электротехника институтын (1940) тәмамлаганнан соң, «Электросила» заводында инженер-электрик булып эшли.
Кызыл Армиядә 1942 елның мартыннан. Ленинград фронтының элемтәче кече лейтенантлар курсларын (1942) тәмамлый.
1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 59 нчы армиянең 115 нче укчы корпусы 954 нче аерым элемтә батальонында телеграф-кабель ротасының взвод командиры. Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ленинград сугышында (1941–1944), Сандомир-Силезия һәм Прага һөҗүм операцияләрендә (1945) катнаша.
Ферендорф һәм Фост Линже-Фюльштейн (Германия) авыллары тирәсендә Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1945 елның 30 гыйнварында дивизия командиры белән корпус командиры арасында өзлексез элемтә тотып, дошман уты астында пехота белән бергә елганың икенче ярына йөзеп чыга. 2 февральдә дошманның контрһөҗүме вакытында ярдәмче элемтә узелында элемтәчеләр белән җитәкчелек итә.
1946 елдан запаста. Ставропольдә радиоузел башлыгы булып эшли.
1955–1972 елларда Ставрополь элемтә электротехникумы директоры (хәзер В.А.Петров исемендә).
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Зеленодольск шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар аллеясында В.А.Петров барельефы, Идел буе фанера-мебель комбинаты бинасында мемориаль такта урнаштырыла.
Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 122.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.