Биографиясе

1897 елның 4 сентябре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Кадрәк авылы — 1975 ел, Мәскәү.

Я.М.Свердлов исемендәге Коммунистик университетта укый (1919).

1916–1917 елларда Россия армиясендә хезмәт итә.

1918 елда Минзәлә өязе башкарма комитеты секретаре. Өяз Халык комиссарлары советында эшләр идарәсе башлыгы, Минзәлә контрреволюциягә каршы көрәш гадәттән тыш комиссиясе рәисе, 1919–1920 елларда өяз банк һәм казначылык комиссары; ревком рәисе урынбасары; Минзәлә өязе башкарма комитеты рәисе урынбасары, рәисе.

1921–1929 елларда ТАССР ҮБК Президиумы секретаре, эчке эшләр халык комиссары, җир эшләре халык комиссары.

Петров эшләгән чорда ТАССРның 1 нче аграр съезды үткәрелә (1929).

Соңрак ул Мәскәүдә партия һәм хуҗалык эшләрендә.

«Татарстан республикасының авыл хуҗалыгын үстерү һәм үзгәртеп коруның төп бурычлары» («Основные задачи развития и переустройства сельского хозяйства Татарской республики», 1924) китабы авторы.

Әдәбият  

Мухамедов С. Петров Николай Васильевич // Борцы за счастье народное. К., 1967.