Биографиясе

1899 елның 19 мае, Казан губернасы, Спас өязе Аппак авылы — 1974 елның 7 декабре, Куйбышев шәһәре.

Навигация эшләре куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча техниклар мәктәбен тәмамлый (Самара шәһәре, 1929).

Куйбышевта техник-топограф булып эшли. Гражданнар сугышында катнаша,

1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 174 нче гвардия укчы полкында сапёрлар взводы командиры ярдәмчесе (8 нче гвардия армиянең 57 нче гвардия укчы дивизиясе). 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Изюм-Барвенково (1943), Никополь-Кривой Рог (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 11–13 маенда Шерпены (Молдавия ССР Новоанненск районы) торак пункты янында Днестр елгасын кичкәндә (подразделениеләргә сугыш кирәк-яракларын һәм азык-төлекне елганың икенче ярына алып чыгуны оста оештыра, дошманның контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша). 1944 елның июлендә Магнушев (Польша) шәһәре янында Висла елгасының сулъяк ярын инженерлык күзәтүе вакытында (бик күп миналарны зарарсызлый һәм полкның елга аша чыгуын тәэмин итә). 1945 елның 17–30 апрелендә Альт-Тухебанд (Зелов шәһәреннән 8 км көнчыгыштарак, Германия) торак пункты өчен (сапёрлар төркеме составында танкка каршы 200 дән артык минаны зарарсызлый, Берлин урамнарын һәм баррикадаларны миналардан арындыра, Тельт каналы аша салынган күперне тикшерә һәм танкка каршы 8 минаны зарарсызлый) сугышларда батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Куйбышев шәһәрендә заводта тәэминат төркеме җитәкчесе һәм мастер булып эшли.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Кн. 1;

Шевченко Н.Я. Звёзды славы. К., 1969;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

АвторМ.З.Хәбибуллин