Биографиясе

1918 елның 25 августы, хәзерге Рязань өлкәсенең Старожиловка районы Смыгаловка авылы — 1977 елның 25 июле, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1957).

1938–1952 һәм 1957 елларда Казан авиация заводында техник-технолог, өлкән технолог, куркынычсызлык техникасы бүлеге башлыгы булып эшли.

1952–1954 елларда партком секретаре урынбасары. 1954–1956 елларда бүлек башлыгы, 1956–1957 елларда шул ук заводта завод комитеты рәисе.

1957 елдан Татарстан ХХСның Җитештерү-техник идарәсе башлыгы урынбасары.

1963 елдан Казан медицина инструментлары заводында, директор (1963–1977).

Песошин предприятие үсешенә зур өлеш кертә. Заводта реконструкция уздырыла, продукция төрләре яңартыла, җитештерү күләме арта.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.