Биографиясе

1905 елның 26 октябре, Санкт-Петербург — 1991 елның 17 июне, Мәскәү.

Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1936).

1924 елдан хакимият-хуҗалык эшендә. 1929–1931 елларда Ленинград өлкәсе Луга шәһәрендә дәүләт сәүдәсенең округ конторасы мөдире. 1932–1934 елларда «Лензаготпушнина» Ленинград өлкә конторасы директоры.

1936–1938 елларда Казан мех фабрикасы директоры.

1938–1939 елларда ТАССР сәүдә халык комиссары.

1939–1946 елларда РСФСР сәүдә халык комиссары. Бер үк вакытта, 1941 елдан, Дәүләт Оборона Комитетының Ленинградны һәм Ленинград өлкәсен азык-төлек белән тәэмин итү буенча вәкаләтле вәкиле, 1942–1946 елларда Кызыл Армияне азык-төлек белән тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы.

1946–1948 елларда СССР балыкчылык сәнәгате министры урынбасары, 1952–1953 елларда министры, 1948–1949, 1951–1952 елларда СССР МС каршындагы Азык-төлек сәнәгате бюросы рәисе урынбасары.

1949–1951 елларда СССР азык-төлек сәнәгате министры.

1953–1955 елларда СССР сәүдә министрының 1 нче урынбасары, 1955–1958 елларда сәүдә министры.

1958–1972 елларда РСФСР сәүдә министры.

1953–1961 елларда КПСС Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат. 1938–1939 елларда — ТАССР Югары Советы, 1938–1947 һәм 1959–1975 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов