Биография

1886 елның 12 (24) декабре, Екатеринослав губернасы Макаров Яр авылы, хәзерге Луганск өлкәсе Краснодон районы Пархоменко авылы – 1921 елның 3 гыйнвары, Киев губернасы Вузовцы авылы, хәзерге Черкасск өлкәсе.

Ярлы крестьян гаиләсендә туа.1900 елдан Луганск паровозлар төзү заводы эшчесе, революцион хәрәкәттә актив катнаша, берничә тапкыр кулга алына. 1916 елда Луганск патрон заводында сәяси стачка җитәкчеләренең берсе була, шуның өчен армиягә җибәрелә.

1917 елгы Февраль революциясе вакытында солдатлар отряды белән полиция участогын коралсызландыруда һәм Мәскәүдәге телеграфны штурмлауда катнаша.

Луганскка кайткач Кызыл гвардия штабын җитәкли, Донбасста совет властен урнаштыруда, Үзәк рада һәм генерал А.М.Каледин гаскәрләренә каршы көрәштә катнаша. 1918 елда – 5 нче Украина армиясенең махсус вәкаләтле вәкиле, Царицынга поход ясый, октябрьдән – 10 нчы армиянең Революцион хәрби советы махсус вәкаләтле вәкиле. 1919 елда – Харьков губернасы хәрби комиссары, Н.А.Григорьев фетнәсен тар-мар иткәндә гаскәрләр төркеме белән җитәкчелек итә. 1919 елның декабреннән – 1 нче Атлы армиянең Революцион хәрби советы махсус вәкаләтле вәкиле, 1920 елның апреленнән – 14 нче кавалерия дивизиясе башлыгы; Совет-поляк сугышында һәм генерал П.Н.Врангель гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.

Вузовцы авылы янында махночыларга каршы сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (1919, 1920).

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.