Биографиясе

1936 елның 24 июне, Казан – 2022 елның 21 декабре, шунда ук.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1959). 1959–1985 елларда (бүленеп) Главтатстройның икенче төзелеш-монтаж трестында: мастер, 8 нче төзелеш-монтаж идарәсендә прораб, трестның производство бүлеге башлыгы урынбасары (1964–1965), унынчы төзелеш-монтаж идарәсендә (1966–1968), трестта (1971–1974) баш инженер, унынчы төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы (1974–1985).

Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтының капиталь төзелеш буенча директор урынбасары (1985–1995), директор ярдәмчесе (1995–1997). 1997–2009 елларда Казан электромонтаж предприятиесендә директор урынбасары.

И.Парамонов «Татарстан» кунакханәсен, Казан университетының, Казан технология университетының уку корпусларын төзүдә катнаша.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Казанда ТАССР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залы бинасын проектлаганы һәм төзегәне өчен Г.Тукай исем. ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты (1981).

«Почет билгесе» ордены, медальләр; ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.