Биографиясе

1922 ел, хәзер Алтай краеның Красногорск районы Сарыково поселогы — 1944 ел.

Милләте буенча татар.

Кызыл Армия сафларына чакырылганчы (1941), туган посёлогында урман кисүче булып эшли.

1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче аерым моторлаштырылган понтон-күперләр төзү батальонында (40 нчы армиянең 6 нчы понтон-күперләр төзү бригадасы) хезмәт итә. Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловоград (1942), Белгород-Харьков (1943) операцияләрендә, Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Уңъяк яр Украинаны азат итүдә (1943–1944) катнаша.

1943 елның 25–29 сентябрендә Киев өлкәсендәге Балыко-Щучинка (Кагарлык районы) һәм Козинцы (Переяслав-Хмельницк районы) авыллары тирәсендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: дошман уты астында бер төркем сугышчылар белән пристань төзи һәм баткан паромны яңадан сафка кертә, танклар һәм артиллерияне вакытында уңъяк ярга чыгаруны тәэмин итә.

1944 елның гыйнварында хәбәрсез югала.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин