- РУС
- ТАТ
нефтьче, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2009), техник фәннәре кандидаты (1979)
1933 елның 2 декабрендә Ярославль өлкәсенең Шибаново авылында туа.
1965 елда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.
1959–1971 елларда һөнәри-техник училищедә эшли (Бөгелмә шәһәре), 1968 елдан — директор, 1971–2005 елларда ТатНИПИнефтьтә, сектор мөдире (1978 елдан), лаборатория мөдире (1986–2001).
2006 елдан «Наука» ААҖдә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре нефть чыгаруны интенсивлаштыруга карый.
Уйлап табуга 44 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Дәүләт бүләге нефть скважиналарын саклау, яңадан торгызу һәм аларның продуктлылыгын арттыруга юнәлтелгән техник һәм технологик комплекс эшләгәне һәм сәнәгатькә керткәне өчен бирелә.
Скважиналардан файдалану технологияләре Татарстан, Удмуртия, Көнбатыш Себер нефть промыселларында гамәлгә кертелә.
Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1993). Нефть сәнәгате отличнигы (1981), СССРның уйлап табучысы (1985).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.