- РУС
- ТАТ
хокук белгече
1923 елның 12 октябре, Тәтеш кантоны Чинчурино авылы — 1999 елның 12 апреле, Мәскәү.
Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтының Казан филиалын тәмамлый (1955).
1950–1954 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе әгъзасы, 1954–1958 елларда рәисе, 1958–1959 елларда рәисе урынбасары.
1959–1961 елларда Ульянов өлкә мәхкәмәсе рәисе.
1962–1972 елларда РСФСР Югары мәхкәмәсе рәисенең 1 нче урынбасары, 1972–1984 елларда рәисе.
Мәхкәмә практикасы мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
«Кызыл Йолдыз», 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — М.М.Мәүләтшин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.