Биографиясе

1907 елның 27 августы, Казан губернасы, Зөя өязе Тихий Плёс авылы — 1972 елның 13 декабре, Югары Ослан районы Югары Ослан авылы.

Тихий Плёс авылында чиркәү-приход мәктәбен тәмамлый (1920).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Югары Ослан районында эшли: «Спартак» колхозында хисапчы (1931–32), Тихий Плёс авыл советында бухгалтер (1932–1933), «Пробуждение» колхозы рәисе (1933–1934), Каинки авылында авыл советы рәисе (1934–1935), «Заречный» колхозы рәисе (1935–1938), Куралово МТСында директор урынбасары (1938–1941), район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире (1945–1953).

1953–1969 елларда Ворошилов исемендәге колхоз (1957 елдан «Путь к коммунизму» тәҗрибә-үрнәк хуҗалыгы) рәисе. Орешин җитәкләгән елларда хуҗалыкта электростанция (1953), техник-җитештерү корылмалары, колхоз сөт заводы (1954) төзелә. Хуҗалык акчалата керем буенча Татарстанда елына 1 млн сум керем алучы колхозларның беренчесе була. Колхозда берничә тапкыр үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү технологиясе һәм оештыру мәсьәләләре буенча республика һәм союз семинарлары уздырыла. Бу хуҗалыкның тәҗрибәсен Болгариядән, Румыниядән килгән делегацияләр өйрәнә.

СССР ЮС (1954–1958), ТАССР ЮС (1959–1963) депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Куркин М.И. Колхоз имени Ворошилова. К., 1955.