Биографиясе

1893 елның 17 сентябре, Вильно губернасы, Лида шәһәре — 1918 елның 23 июне, Казан губернасы, Казан өязе Займище авылы.

1912 елда Уфага килә, гимназия тәмамлый (1914).

Петроград психоневрология институтында (1914–1915), Казан университетында (1915–1916) укый. РСДРП әгъзасы (1915). Казан университеты каршындагы студент социал-демократ оешмасы Уставы авторларының берсе. Уставта яшерен оешма булдыру, студентлар һәм эшчеләр арасында марксистик идеяләр тарату, «яшәп килгән стройны җимерергә» омтылган башка студент оешмалары белән элемтәләр урнаштыру турында белдерелә.

Казанда И.Н.Волков белән берлектә массачыл студентлар оешмасын — Коалицион комитет оештыра. 1916 елның июль аенда революцион пропаганда алып барган өчен кулга алына һәм Чистай шәһәренә сөрелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанга кире кайта.

РСДРП(б)ның Казан комитетына сайлана; 1917 елның март–август айларында «Рабочий» газетасы редколлегиясе әгъзасы. Комитет рәисе В.А.Тихомирнов Казаннан киткәч, РСДРП(б)ның Казан оешмасын җитәкли.

1917 елның октябрендә Казанда кораллы восстание җитәкчеләреннән берсе. 1917 елның ноябреннән Эшче, крәстиян, солдат депутатларының Казан Советында тикшерүләр комиссиясе рәисе, 1918 елның гыйнварыннан Казан губернасының Гадәттән тыш комиссиясе рәисе. Бер үк вакытта РКП(б)ның Казан комитеты секретаре.

Займище авылында кораллы талаучылар кулыннан һәлак була.

Әдәбият  

Литвин А.Л. Гирш Олькеницкий. К., 1976.