Биографиясе

1937 елның 14 июне, Әгерҗе районы Красный Бор авылы — 2019 елның 2 апреле, Әлмәт шәһәре.

«Татнефть» берләшмәсенең бораулаучылар мәктәбен тәмамлый (1967). 1952–1956 елларда Әгерҗе районының Степан Разин исемендәге колхозында эшли. 1958–1995 елларда «Татнефть» АҖнең Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, бораулау мастеры (1967 елдан).

«Нефть скважиналарын — агымга» алымы авторы. Герой исеме җитештерүдәге уңышлары, бишьеллык планны (1976–1980), социалистик йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәгәне, хезмәттәге батырлыгы өчен бирелә. СССР профсоюзларының 17 нче съезды делегаты (1982).

Бүләкләре

Хезмәттәге казанышлары, техника һәм алдынгы технологияләрдән нәтиҗәле файдалану нигезендә нефть чыгаруда иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкәне өчен, СССР ФАнең Дәүләт бүләге (1978), СССР ФАнең И.М.Губкин исемендәге бүләге (1982) бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Зарипов И. Нурутдинов Дамир Махмутович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.