Биографиясе

1930 елның 30 марты, Бурят-Монгол АССРның Турка авылы — 1994 елның 3 июле, Чаллы шәһәре.

1942–1953 елларда Бурят-Монгол АССРның Байкал буе районы урман сәнәгате хуҗалыгында эшли.

1953–1955 елларда Приморье краеның «Артёмуголь» шахтасында проходчик.

1955–1959 елларда Иркутск ГЭСы төзелешендә «АнгарГЭСстрой» идарәсе электр белән эретеп ябыштыручысы.

1959–1971 елларда Вилюй ГЭСы (Якутия АССР) төзелешендә электр белән эретеп ябыштыручы, монтажчылар бригадиры.

1971–1977 елларда «Камгэсэнергострой» ҖБнең «Металлург­строй» идарәсендә монтажчылар бригадиры.

1977–1988 елларда «НерюнгриГРЭСстрой» (Якутия АССР) идарәсендә комплекслы бригада бригадиры.

Герой исеме Вилюй ГЭСының 1 нче чираты төзелешендә ирешкән уңышлары, җитештерүгә төзелеш-монтаж эшләренең яңа алдынгы алымнарын керткәне өчен бирелә.

1979–1989 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Полухин Ю. Заколдованные берега. М., 1976;

Злобин А. Встреча, которая не кончается. М., 1981;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.