Биографиясе

1929 елның 25 сентябре, Белоруссия ССРның Могилёв өлкәсе, Костюкович районы Негино авылы — 2003 елның 4 июне, Казан.

Грузия политехник институтын (Тбилиси, 1960), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1965) тәмамлый.

1950–1962 елларда (бүленеп) Бөгелмә тимер юл станциясендә эшли, 1953–1957 елларда һәм 1960 елдан станция башлыгы.

1962–1963, 1965–1966 елларда КПССның Бөгелмә шәһәр комитеты секретаре, 1966–1978 елларда 1 нче секретаре.

1978–1986 елларда ТАССР МС рәисе урынбасары.

1986–1995 елларда «Тепличный» совхозы директоры.

Бүләкләре

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов