1941 елның 20 октябре, Актаныш районы Иске Кадермәт авылы — 2013 елның 14 июле, Казан.

Алабуга педагогия институтын (1965), КПСС ҮК каршындагы Читтән торып уку Югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1974).

1959–1960 елларда Актаныш районының Иске Әлем авыл китапханәсе мөдире, 1964 елдан шул ук районның Яңа Богады урта мәктәбендә, директор урынбасары (1966 елдан).

1968 елларда КПССның Актаныш райкомында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1969 елдан секретарь, 1977 елдан 2 нче секретарь, 1982 елдан 1 нче секретарь.

1985–1989 елларда ТАССР МСның, 1989–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты оештыру-инструкторлык бүлекләре мөдире.

1990–1991 елларда ТССР ЮС Президиумы секретаре.

1991–1998 елларда ТР Президенты аппараты җитәкчесе.

1985–1995 елларда ТР ЮС депутаты, 1995–2000 елларда ТР халык депутаты.

Почёт ордены, медальләр белән бүләкләнә.