Биографиясе

1934 елның 1 мае, Сарман районы Күтәмәле авылы — 2012 елның 16 гыйнвары, Казан.

Казан педагогия институтын (1955), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1969) тәмамлый.

1951 елдан Сарман районы мәктәпләрендә укытучы.

1956–1967 елларда КПССның Сарман райкомында (инструктор, 3 нче секретарь, 2 нче секретарь).

1969 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1971–1997 елларда ТРның мәдәният министры урынбасары.

Халыкны мәдәни агарту һәм аның ялын оештыру эшләрен алып бара. Бу елларда республикада 70 яңа музей төзелә. Низамиев тырышлыгы һәм катнашы белән фольклор, шул исәптән «Уйнагыз, гармуннар!» фестивальләре популярлаша.

1999–2004 елларда Г.Тукай әдәби музее (Казан) директоры.

Хезмәтләре

Полвека на ниве культуры. К., 1998.