Биографиясе

1907 ел, Ярославль шәһәре — 1959 ел.

Ярославль сәнәгать-икътисад техникумын тәмамлый (1922).

1922–25 елларда элемтә конторасында эшли (Ярославль).

1925 елдан Ярославль, Иваново, Мәскәүдә комсомол эшендә.

1931–1937 елларда ВКП(б) ҮКның оештыру-инструкторлык, җитәкче партия органнары бүлекләре инструкторы, җаваплы инструкторы.

ВКП(б)ның Курск өлкә комитетының 2 нче секретаре (1937), Воронеж (1937–1941), Куйбышев (1942–1943), Татарстан (1943–1944) өлкә комитетларының 1 нче секретаре.

Никитин һәм ВКП(б) ҮКның Пропаганда һәм агитация идарәсе башлыгы урынбасары М.Т.Иовчук доклады буенча 1944 елның 9 августында ВКП(б) ҮКның «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары кабул ителә.

Соңрак ВКП(б) ҮК кадрлар идарәсе башлыгы урынбасары, инспекторы.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.