Биографиясе

1921 елның 15 феврале, Тәтеш кантоны Төбәк Черкене авылы — 1968 елның 2 июле, Чуаш АССРның Канаш шәһәре.

1938–1968 елларда Канаш вагоннар ремонтлау заводында эшли.

Никитин тимер юл вагоннарын конвейерлы системада ремонтлауны камилләштерү буенча якынча 200 рационализаторлык тәкъдиме кертә; аларның күбесе вагон ремонтлау заводларында производствога кертелә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә ярдәм итә һәм икътисади нәтиҗә бирә (мәсәлән, авыр вагоннарны күтәрү өчен пневмогидравлик күтәргеч (инженер Ф.М.Леонтьев белән автордаш), гидрокүтәргеч, пневмочүкеч; станокларны энергия челтәреннән автомат рәвештә сүндерү приборы).

Герой исеме тимер юл транспортын үстерүдәге уңышлары өчен бирелә.  Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, «Мактаулы тимерюлчы» билгесе белән бүләкләнә. Канаш шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.