Биографиясе

1892 елның 30 мае, Самара губернасы Бөгелмә өязе, Чемодурово авылы — 1972 елның 6 сентябре, Бөгелмә шәһәре.

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша.

Туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

1942 елның декабреннән Кызыл Армия сафларында.

1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 57 нче мотоукчы бригада укчысы (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы). Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Чернигов-Припять (1943) һәм Корсунь-Шевченко (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 13 мартыннан Берёзки-Берщадский авылы (Винница өлкәсенең Берщадский районы) янында Көньяк Буг елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: сугышчылар төркеме белән кул астында булган әйберләрдән җиңел күпер ясап, өстәмә көчләр килеп җиткәнче, төн буе аны үз кулында тота.

1944 елда авыр яраланганнан соң демобилизацияләнә.

Бөгелмәдә яши.

Бүләкләр

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин