- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (21.3.1940), өлкән политрук
1915 елның 15 марты, Казан губернасы, Мамадыш өязе Кече Кирмән авылы — 1945 елның 8 мае, Берлин янында җирләнә.
Хәрби-сәяси академия (БАССР, Бәләбәй шәһәре, 1942) тәмамлый.
Свердловск һәм Чиләбе шәһәрләре заводларында эшли.
1938 елдан туган ягында «Пятилетка» совхозында сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 86 нчы мотоукчылар дивизиясендә рота политругының урынбасары (7 нче армия).
Төньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1940 ның гыйнварында Виипури торак пункты (хәзер Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: төркемне чолганыштан алып чыгуны оештыра. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Мамадыш шәһәрендә Геройга бюст куелган.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Есть на Вятке городок. К., 1981;
Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.