- РУС
- ТАТ
Россиядә ветеринария хезмәтенә нигез салучыларның берсе
1888 елның 10 июле, Смоленск губернасы, Бельский өязе Травино авылы — 1940 ел.
Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1913), Петербург губернасының Ямбург өязендә земство ветеринария табибе булып эшли.
1914 елдан хәрәкәттәге армиядә, соңрак күчмә ветеринария лазаретларында ветеринария табибе.
Октябрь революциясе көннәрендә Царское Село янында генерал П.Н.Краснов гаскәрләренә каршы бәрелешләрдә, контрреволюцион оешмаларны юк итүдә катнаша.
1917–1919 елларда Петроград хәрби округының ветеринария идарәсе мөдире, бер үк вакытта Төньяк өлкә коммуналары союзының сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары (1917–1918), Петросоветның ветеринария бүлеге мөдире (1919). 1919 ел ахырында Идел буе хәрби округының ветеринария идарәсе башлыгы итеп күчерелә.
1921–1925 елларда ТАССР ветеринария идарәсе башлыгы һәм комиссары, бер үк вакытта Казан ветеринария институты комиссары, ТАССР Дәүләт план комитеты рәисе.
1925 елда Мәскәүгә күчерелә һәм РСФСР Җир эшләре халык комиссариатының Үзәк ветеринария идарәсе башлыгы итеп билгеләнә, бер үк вакытта, 1927 елдан, СССР Хезмәт һәм Оборона Советы каршында аның тәкъдиме белән оештырылган Ветеринария эшләре комитеты рәисе урынбасары, 1930 елдан СССР Җир эшләре халык комиссариатының ветеринария идарәсе башлыгы.
Үзәк ветеринария идарәсе Недачин җитәкчелегендә яңа тип ветеринария учреждениеләре оештыра: авыл хуҗалыгында ветеринария челтәре үзгәртеп корыла, терлекләрнең күп кенә йогышлы авыру төрләрен бетерү чаралары күрелә. Беренче тапкыр ветеринария өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләренең планлы рәвештә алып барылуына ирешелә.
Недачин ТАССРда эшләгән дәвердә барлык ветеринария учреждениеләре 35 ветеринария табибе һәм 83 ветеринария фельдшеры эшли торган ветеринария хезмәте системасына берләштерелә; 1921 елда серодиагностика лабораториясе ачыла, ветеринария табибләре участокларының саны арта.
Недачин шулай ук оештыру мәсьәләләренә кагылышлы язмалар, йогышлы авыл хуҗалыгы терлекләре авыруларына багышланган популяр брошюралар авторы. 1937 елда репрессияләнә, төрмәдә үлә (1940); үлгәннән соң аклана.
Очерк по истории строительства ветеринарных организаций (к 10-летию Октябрьской революции) // Вест. современной ветеринарии. 1928. № 4.;
Задачи ветеринарии в реконструктивный период народного хозяйства. М.–Л., 1930;
За неуклонное разрешение проблем животноводства // Советская ветеринария. 1933. № 10.
Недачин А.В. // Вестн. современной ветеринарии. 1925. № 10;
Доброхотов А.М., Раждаев В.И. А.В.Недачин (к 75-летию со дня рождения) // Ветеринария. 1963. № 7.
Автор — И.Н.Никитин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.