Биографиясе

1951 елның 30 октябрендә Алексеев районы Кыр Күле авылында туа.

1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли.

1977–1983 елларда Кама Тамагы «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие, 1983–1987 елларда КПССның Кама Тамагы райкомының 2 нче секретаре, 1987–1990 елларда Апас районы башкарма комитеты рәисе.

1990 елдан «Казанның 1 нче автотранспорт предприятиесе» АҖ генераль директоры.

Хезмәтләре туфрак өслеген эшкәртү өчен спираль тешле машиналар төзүгә карый.

Уйлап табуга 82 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Теоретические исследования параметров спиралезубового рыхлителя-выравнивателя почвы с автовибратором СПВУП-2 // Сб. трудов молодых учёных / Казан. с.-х. академия. К., 1996 (автордаш);

Теория и расчёт ротационных почвообрабатывающих машин. К., 1999 (автордаш);

Учебное и лабораторное оборудование по механике. К., 2004 (автордаш).