- РУС
- ТАТ
галим-зоотехник, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган зоотехнигы (1985)
1941 елның 27 июнендә Иркутск өлкәсе Нижнеудинск шәһәрендә туа.
Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1975).
1962–1973 елларда (бүленеп) Төмән өлкәсендә эшли: 1962–1964, 1966–1970 елларда «Тобольский» совхозында (җәнлек үрчетүче, бригадир), 1966 елдан чәшке фермасында управляющий, өлкә авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән зоотехник, 1970–1973 елларда «Рощинский» совхозында баш зоотехник.
1964–1966 елларда Омск өлкәсенең «Речной» совхозында бригадир.
1973–1978 елларда Чистай районының «Луч» җәнлек совхозында баш зоотехник.
1978 елдан Менделеев районының «Тойма» җәнлек совхозында директор; ул җитәкләгән елларда хуҗалыкта төп фондлар яңартыла, төлке һәм көзән фермалары, склад биналары, суыту, столярлык һәм төзелеш цехлары, мәктәп, социаль-мәдәният биналары төзелә.
«Почёт билгесе» ордены, СССР ВДНХсының ике бронза медале белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.